Узган җәйдә Татарстанда йөз илле дүрт меңнән артык бала сәламәтләндерү лагерьларда ял иткән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе йомгаклары белән таныштырдылар. Шулай итеп каникуллар вакытында чатырлардан алып, шифаханә-куротларга кадәр 500дән артык лагерь эшләгән. Шәһәр читендәге лагерьларда – 80 меңнән артык кеше, көндезге лагерьларда 70 меңгә якын бала ял иткән. Алар арасында ятим балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килүчеләр бар.