Шуларның бер алымы – йортларны 3Д инновацион технологиясе буенча салу. Аның нинди үзенчәлекләре, өстенлекләре бар? Хәбәрчебез кызыксынды.
Кызыл Яр авылында яңа алым кулланып. торак комплексын төзи башладылар. Ул яңа 3Д технологиясе ярдәмендә салына, комплекста заманча коттеджлар булачак. Иң әүвәл йортларның проектын билгелиләр. Моның өчен 3Д моделен программага кертәләр, дизайн катламнары әзерләнә. Йорт дивары өелгәч, контурлар арасындагы бушлыкны күбек -бетон катнашмасы белән тутыралар.
Эшче бригада нибары 2 кешедән: программаны башлап җибәрүчедән һәм сыйфатны күзәтүчедән тора. Мондый технология ярдәмендә йортны кору өчен 10-12 көн генә кирәк, ә җитештерү калдыклары юк диярлек.
3D алымын кулланып салынган йортлар гадәти йортлардан аерылып тормый.
Алия Галиуллина, Диана Дасаева, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.