Әлмәттәге «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәге ремонтланган бинага күченгәннән соң, шартлар яхшырган. Белгечләр заманча алымнарны кулланып, бушлай дәресләр үткәрә.
Студентлар тавыш терапиясе сеансларында бик теләп катнаша. Кәефләре күтәренке, димәк дәрес өчен барабан сайлыйлар, тыныч шартлар өчен исә гадәти булмаган тыныч глюкофон бар.
Нур үзәгендәге әлеге бүлмә, Яна Городничинаның яратып шөгыльләнә торган бүлмәсе. Кыз педагогларга үз проблемалары, кичерешләре турында сөйләгәнче, иң беренче чиратта күңеленә хуш килердәй шөгыйль табарга кирәк дип саный.
Белгечләр кешеләрнең эчке дөньясын сәнгать терапиясе аша өйрәнә. Әйтик, комнан ясалган картиналар буенча балаларның характерын һәм проблемаларын ачарга була. Психологлар диагноз куймый, шулай да катлаулы хәлләрне аңларга яки төрле сорауларга җавап табарга булышалар. 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр, буш вакытларын үзәктә үткәреп, психолог белән киңәшләшә ала.
Биредә хәтта һөнәри юнәлеш алу мөмкинлеге дә бар. Моның өчен компьютерда махсус программалар куелган.
Элек үзәк «Дуслык» яшүсмерләр клубы базасында урнашкан иде. Реконструкцияләнгән бинада белгечләргә эшләү мөмкинлекләре тагын да арткан.
“Нур” үзәгендә сәнгать терапеясен уздыру өчен барлык шартларның булуы килүчеләрне җәлеп итә. Иҗади дәресләр киеренкелекне киметә, кәефне күтәрә, димәк, килеп чыккан кыенлыкларны җиңеп чыгу монда бик авыр тоелмый.
Рената Столярова, Динар Минһаҗев, Татарстан яңалыклары, Әлмәт.