Луганск һәм Донецк Халык республикаларын, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләрен Россия составына кертү турындагы референдумнарда тавыш бирү тәмамланды. Анда әлеге төбәкләрдән Татарстанга эвакуацияләнгән кешеләр дә актив катнашты.
Мариупольдән Ирина Зензерова белән сигез яшьлек кызына беренче апрельдә Казанда яңа тормыш башланды. Референдум аларга яшәүләрен яхшы якка үзгәртү өчен мөһим вакыйга булды. Иминлек хакына тавыш бирделәр.
Татарстанда Россия составына Луганск һәм Донецк Халык республикаларын, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кертү турында референдумда катнашучылар өчен ачылган участокларның берсе «Сәйдәш» мәдәният йорты иде. Референдумда катнашучылар дулкынланып, якты киләчәккә өмет белән тавыш бирде.
Эльвира Фәйзуллина, Иван Худяков, Татарстан яңалыклары.