Лаешта Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының күчмә утырышы узды. Этнәмәдәни күптөрлелек, миграцион процесслар, дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру – сөйләшүнең төп темалары шулар иде.
Лаеш халкы якташлары күренекле әдип, Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Державин белән хаклы рәвештә горурлана.
Кунакларны беренче чиратта туган як тарихы һәм Державин музейлары белән таныштырдылар, һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Күп милләтле районның мәдәни үрнәкләрен карадылар. Әле яңарак кына таҗиклар һәм үзбәкләр үз милли-мәдәни автономияләрен оештырган. Фәрит Мөхәммәтшин төрле милләт вәкилләренең, “Ак калфак” оешмасының эшччәнлеген, рус мәдәниятенең Каравон, шулай ук Сабантуй һәм Нәүрүз бәйрәмнәрен күркәм узуын билгеләп үтте.