Татарстанда волонтерлар фронт өчен носилка тегәләр. Алар ««Золотые руки ангела. Фәрештәнең алтын куллары» дигән бөтен бөтенроссия волонтерлар оешмасына кушылды. Тегү кечкенә генә цехта оештырылган. Хәзер аларга нинди ярдәм кирәк? Бу хакта киләсе репортажда.
Хатын-кызлар нечкә бармаклары белән, җитез генә фронт өчен ныклы носилка тегәләр. Алар теккән һәр носилка фронттагы яралыларны коткару мөмкинлеген арттыра.
Комплект кечкенә капчыкка җиңел туры килә. Бик авыр чакларда аларны хәтта бер кеше дә йөртә ала. Хәзер волонтерлар ярдәмгә һәм эшче көчләргә мохтаҗ. Тукымалар һәм материаллар сатып алу өчен иганәчеләр кирәк. Хәрәкәткә кушылучыларга тиз арада җитештерү технологиясен үзләштерергә булышалар. Казанда носилкалар тегү өчен, Татьяна Патина тегү цехын бушлай биргән.
+7 927 481 90 37
Фронтка 14 мең носилка озатылган. Волонтерларга ничек ярдәм итәргә икәнлеген экранда күрсәтелгән номер буенча шалтыратып белергә була. Барысы да иганәчеләр ярдәмендә тегелә. Фронтта җәрәхәт алган кешеләргә барысы да ярап куя. «Алтын куллы фәрештә» фонды илнең 50 шәһәре вәкилләрен берләштерде.
Александр Шмагин, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.