Донецк, Луганск халык республикалары, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләреннән азат ителүчеләр өчен 23 нче сентябрьдән башлап Россия Федерация составына керү буенча референдумнар бара. Бүген референдумның соңгы көне. Бу биш көннең дүртесендә тавыш бирү яшәү урыны буенча һәм җәмәгать урыннарында, ягъни сайлау участокларыннан тыш үткәрелде. Тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Алар үзләренең киләчәген Россиядән башка күз алдына да китерә алмый. Нинди яшьтә, сәламәтдекдәренең нинди булына карамастан, бу көнне бик озак көткәннәр. 52 кеше Васильево шифаханәсендә тавыш бирде, бирегә аларны март аенда ук эвакуацияләделәр.
Тагын бер сайлау участогын Санта шифаханәсендә ачтылар, анда Украина милләтчеләре һөҗүменнән коткарып калынган кешеләр яши. Тавыш биргәндә җавапларын яшермиләр. “Әйе! Россия киләчәге өчен тавыш бирәбез!” – диләр.
Барысы да яхшы булыр һәм Россия безне ташламас дип йөз процентка ышанып тавыш бирдем. Хәзер үк инде Россия ярдәм итә.
Менделеев сайлау участогында да тавыш бирүчеләр чиратка басты. Анда да Россия составына керү теләген хупладылар.
Бөтен республика буенча тавыш бирәләр, 4 шәһәрдә сайлау участоклары эшли. Барысы да күченеп килгән кешеләрнең вакытлыча яшәү урыннарында. Аларның һәрберсендә халыкара хокукның барлык нормалары үтәлә. Ә бу территорияләрнең Россия белән берләшүе тарихи гаделлекне торгыза.
Александр Шмагин. Ринат Сәхибгәрәев, Иван Худяков, Татарстан яңалыклары.