Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, 122 номерлы кайнар линия телефоны эшли.
Әлеге телефоннан өлешчә мобилизация буенча сорауларга җаваплар алырга мөмкин. Республикада яшәүчеләрдән көн саен уртача 2 мең шалтырату алына. Линия тәүлек буена эшли, һәркем үзен борчыган, кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Операторларның Белем базасы киң, еш кабатлана торган 150 сорауга төгәл җавап бирәләр.