Соңгы вакытта республикада маллар, кош-кортлар арасында кайсы йогышлы авыруларның таралу куркынычы зур? Йорт хайваннарын, кошларны вирустан саклау өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Көзге ярминкәләрдә, гомумән базарларда ашамлыклар сатып алганда, нәрсәләргә игътибар итәргә?
Татарстан радиосының чираттагы иртәнге турыдан-туры эфиры шушы мәсьәләләргә багышланды. “Россельхознадзор”ның Татарстан буенча идарәсе дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин шулай ук тыңлаучыларны кызыксындырган башка сорауларга җаваплар, ветеринария таләпләрен үтәү буенча киңәшләрен бирде. Без дә студия кунагына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.