Республикада урак тәмамланып килә. Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге белгечләре уңышның сыйфатын тикшерүне дәвам итә. Питрәч районыннан репортаж.
Питрәч районында «Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге» белгечләре эшли. Мобиль лаборатория ярдәмендә карабодай бөртекләрен Гаврилов исемендәге хуҗалыкта турыдан-туры кырдан сайлап алалар.
Бу системада продукцияне җитештерү, саклау, эшкәртү һәм сату, шулай ук куллану үзенчәлекләре турында барлык мәгълүмат туплана. Системада ашлык чыгару һәм сатуга документлар формалаша. Алардан башка продукцияне күчерү законсыз. Быел мәҗбүри мониторинг буенча биш культура — арыш, карабодай, ашлык, соя һәм дөге тикшерелә.
Лаборатория хезмәткәре 20-30 минут эчендә бөртекнең дымлылыгын, клейковина дәрәҗәсен, чүплелеген ачыклый ала.
Барлык тикшерүләр бушлай үткәрелә. Авыл эшчәннәренең «Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге» филиалына хәбәр итүләре сорала. Шуннан соң үзәк белгечләре килеп, тикшеренүләр үткәрә: ашлыкның куллану үзлекләрен, сыйфатын, классын билгели.
Бүгенге көндә Татарстанда 5 миллион 300 мең тоннага якын ашлык җыелган. Тагын 4 мең гектарда уңышны җыеп аласы калды.
Наргис Фәйзуллавеа, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары, Питрәч районы.