Сочида 22-28 сентябрьдә «Бөтен Россия — 2022» заманча журналистика форумы уза. Төбәк массакүләм мәгълүмат чараларыннан Медиафорумда 200ләп вәкил катнаша. Анда Татмедида проектлары да тәкъдим ителде. “ Яңа медиаларны эшләүгә акцент ясау –яхшы күрсәткеч”- дип югары бәя бирде «Татмедиа» эшчәнлегенә Россия журналистлар белеге рәисе Владимир Соловьев.
Танылган журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм экспертлар ММЧның хәзерге заман шартларында роле, интернет ресурсларны таныту һәм популярлаштыру инструментлары турында фикер алышты. Шулай ук форум ябылу көнендә Россия Журналистлар берлегенең 2022 елгы иң яхшы журналист язмаларының җиңүчеләре билгеле була.