Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан Татарстанда бик күп иҗади проектлар тәкъдим ителә. Алар арасында югары сәнгать үрнәкләрен чагылдырганнары да бар. Шушы көннәрдә Казанның «Хәзинә» галереясында күренекле төрек рәссаменең күргәзмәсе ачылды. Матурлык тантанасыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Төркия рәсем сәнгатендә фольклор юнәлеше аерым урын алып тора. Ялчын Гөкчәбаг иҗатының асылы нәкъ шул сәнгатьне чагылдыруга багышланган.
Рәсемнәрнең күбесенә җирдәге тормышны биеклек аша, югарыдан күзәтү хас. Ни өчен дип кызыксынды күргәзмәгә килүчеләр рәссамнан. Баксаң, ул Ялчын Гөкчәбаг озак еллар телевидениедә оператор булып эшләү белән бәйле икән.
“Үткәннәр озын вә озак” дип аталган күргәзмәдә рәссамның төрле чор әсәрләре күрсәтелгән. Өч залга урнаштырылган рәсемнәр арасында аның үз автопортреты да бар. Бу жанр шуның белән чикләнә , калганнары авыл тормышына , бигрәк тә фольклор үзенчәлекләрен чагылдырган әсәрләр.Бу хакта күргәзмәне ачканда да искәртелде.
Күргәзмәдә булмаса да Төркиянең Бодрум шәһәренә багышлаган картиналары да бар һәм без бик горурланабыз дип белдерде Казанга эшлекле сәфәр белән килеп күргәзмәгә чакырылган Әхмәт Арас.
Ялчын Гөкчәбагның диңгезгә багышланган картиналары аз. Тумышы белән ул диңгездән ерак урнашкан авылдан. Шуңа күрә авыл табигатен, көнкүрешен бик вак нечкәлекләренә кадәр сурәтли.Төрки халыкларның рәсем сәгатендә охшашлык хас . Бу бигрәк тә үткәннәдә калган яшәеш, көнкүрешкә багышланган рәсемнәрдә чагыла .
Ялчын Гөкчәбаг белән Казан тамашачычсы таныш. Ул узган елның көзендә, «Анатолий җиле» җыелма күргәзмәдә үз берничә рәсемен тәкъдим иткән иде.
Әмма монысы аерым, шәхси күргәзмә һәм сәгать белгечләре аңа бик югары бәя бирде.
Танталы ачылышта шулай ук телә кайсы сәнгатьнең милләтара дуслыкны ныгытуга зур йогынты ясавы әйтелде.
“Үткәннәр озын вә озак” дип аталган күргәзмә белән Хәзинә галересендә 30 октябрьгә кадәр танышырга мөмкин.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов.Татарсан яңалыклары.