Матбугат күзәтүе — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?

Матбугат күзәтүе

26.09.2022
Матбугат күзәтүе

Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Күпертелгән hәм бөтенләй шыр ялган хәбәрләр белән тулган дөньяда яшәгәндә сыйфатлы татар матбугатының кирәклеге тагын да ачыграк күренә. Әйдәгез, бергәләп татар дөнясындагы газета –журналларга күзәтү ясыйк.
Тормыш катлауланган саен ярдәмгә мөхтаҗ катлам арта. “Татарстан яшьләре” газетасы менә шундый чарасыз калган кешеләргә булышуны үзенең бурычы итеп алган “Социаль тернәкләндерү hәм адаптация” оешманың эшләре белән таныштыра. Ул оешманың җитәкчесе Азат Гайнетдинов-үзе дә тугыз бала атасы, берничә елдан бирле көчле команда туплап, дәүләт оешмалары белән кулга-кул тотынып, башка төбәкләрдә яшәүчеләрне сокландырырлык итеп социаль ярдәм системасы булдырган. Бер оешма гына да шул кадәр сәваплы эшләр башкара ала икән, ил күләмендә нинди эшләр майтарырга булыр иде дип уйлап куясың бу язманы укыганда. Барыбызның да шундый саваплы эшләргә катнашы булсын иде, җәмәгать!
Ләкин тормышта гел алай гына түгел икән шул. Без сайлаган депутатлар еш кына каш ясыйм дип күз чыгарып утыралар. “Шәhри Казан” газетасы Дәүләт Думасының бу ел азагына кадәр бала- “табып үстерү, ә традицион гаилә кыйммәтләренә каршы булучыларны штрафка тарту турындагы закон проектын кабул итәргә җыенулары турында хәбәр итә hәм ни өчен бүген күп гаиләләрнең балалы буласы килми дигән сорауга җавап эзли. Кешене ирексезләп бәхетле итеп булмый- җавап менә шундый.
Безнең халыкта әлифне таяк дип белмәүчеләр булмаган диярлек. Чөнки динебез безгә туганнан башлап үлгәнчегә кадәр гыйлем өстәргә куша. Татарны заманча белемле, мәгърифәтле итүгә бихисап зур өлеш керткән данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе турындагы язманы “Безнең мирас” журналының сентябрҗ саныннан укырга була. Аны үзе дә заманында шул югары уку йортын тәмамлаган бөекләребезнең берсе-Бакый ага Урманче язган.
Журнал шул ук “Мөхәммәдияне” тәмамлаган тагын бер тарихи шәхес-Таhир Ильясиның сәяхәтнәмәсен дә бастырган. Таhир Ильяси Идел-Урал төбәгендәге ачлык чорында халыкны коткару өчен зур көч куйган шәхесләребезнең берсе. Мәгълүмәтле дә, гыйбрәтле дә язма.
Бүген бөтенебезгә дә кагылган проблема-өлешчә мобилизация. Украинада бара торган операциядә катнашу өчен хәрби хезмәткә чакыруның нечкәлекләре белән “Ватаным Татарстан” газетасында танышырга була. Анда шулай ук Татарстан Республикасы хәрби комиссарының боерыгы да басылып чыккан. Имеш-мимешләргә ачыклык кертәсегез килсә, менә шушы документны укып чыгарга тәкъдим итәр идем.
Ә инде дөньяның кая барганлыгын беләсегез килсә, газетаның сәяси күзәтүчесе Рәшит Фәтхрахманов язмасын укып чыгарга кирәктер. Анда фәлсәфи сорауга бик төгәл җавап ярылып ята. Автор язганча, бәяләр төшсен, гаделсезлекләр тукталсын өчен үзебез, игелек эшләп кенә калмыйча, моңа башкаларны өндәргә, тыелганнардан тыелырга тиешбез. Шундый теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык

Россия Тикшерү комитеты: Ижевск мәктәбендә атышта 13 кеше үлгән

Беренчесе әзер, чиратта икенчесе

Беренчесе әзер, чиратта икенчесе

“Үткәннәр озын вә озак” төрек рәссаме Ялчын Гөкчәбагның күргәзмәсе ачылды

“Үткәннәр озын вә озак” төрек рәссаме Ялчын Гөкчәбагның күргәзмәсе ачылды

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+