Чүпрәле районының Яңа Дуван авылында умарталыкларда экологик чиста бал суырту, “Агротуризм” грантында катнашу мәсьәләләренә багышланган республика семинары узды. Киңәшмәдән Алсу Сәмигуллина репортажы.
Марат Исхаков өченче буын умартачы. Бүгенге көндә 60 оя умартасы бар. Алар төрле культуралар чәчелгән кыр янәшәсендә урнашкан. Культуралар бал кортлары сезон әйләнәсе эшләп торырлык итеп, чиратлашып чәчәк атып тора.
Исхаковлар бал, серкә һәм бал икмәге чыгарталар. Реализация белән проблемалар юк ди умартачы. Иң мөһиме продукциянең сыйфаты. Ә менә анысына тел-теш тидерерлек түгел. Чөнки соңгы елларда умартачылар органик продукт алу өстендә эшлиләр, умарталарны химикатлар белән дәваламыйлар.
Арча районыннан килгән умартачы Ядкәр Мөхәммәдиев та бал кортларын кышлатуга әзерләгәндә шул ысулны куллана. Бу методны алар “кортларны мунча кертү” дип атыйлар.
Болай эшләгәндә бал кортлары әйбәтрәк кышлый һәм үлем очраклары да аз була ди белгечләр. Ә иң мөһиме яңа сезонда кортлар экологик чиста бал җыячак.
Умарталык янәшәсендә Марат Исхаков өйчекләр дә ясап куйган. Киләсе елдан ял итергә килүчеләр биредә сәламәтлеген ныгыта алачак. Бердән бу кешеләргә файда китерсә, икенче яктан агротуризмга юл салыначак.
Шунысын да билгеләп үтик, семинарның Чүпрәледә узуы юкка түгел, биредә умарта бизнесы белән мавыгучылар саны арта бара. Бүгенге көндә районда умартачылык белән профессиональ дәрәҗәдә 490 кеше шөгыльләнә, дүрт мең ярымнан артык умарта күче бар. Елына 80 тоннадан артык бал җитештерелә.
Куелган сорауларны өйрәнеп, тәҗрибә уртаклашты семинар барышында умартачылар. Мондый укулар әле тагын да дәвам итәчәк.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.