Донецк, Луганск халык республикалары һәм Херсон һәм Запорожье өлкәләре гражданнары бөтен дәүләтнең киләчәгенә шәхси өлеш кертә. Алар Россия составына керү турындагы референдумнарда катнаша. Тавыш бирү Татарстанда да үтте. Лаеш районындагы сайлау участогыннан хәбәрчеләребез язмасы.
Алар киләчәк тормыш өчен тавыш бирә. Ә киләчәк Россия белән бергә генә булырга мөмкин. Тавыш бирүгә килүчеләр референдумга ышана.
Сайлау участокларының берсе Санта шифаханәсендә ачылды, анда Украина гаскәрләре җәбереннән коткарылган халык яши. Аларның инде җаваплары әзер. Әйе. Киләчәк Россия белән бергә.
Референдум көннәрендә республикада 4 шәһәрдә сайлау участоклары ачылды. Алар халык вакытлыча эвакуацияләнгән җирләргә урнаштырылган. Һәр участокта халыкара хокукның барлык нормалары үтәлгән. Ә бу территорияләрнең Россиягә кушылуы тарихи гаделлекне кире кайтара.
Александр Шмагин. Иван Худяков. Татарстан яңалыклары.