Россиядә өлешчә мобилизацияләнгән гражданнар кредит каникуллары алырга мөмкин. Бу хакта «21 гасыр — Россия Банклары » халыкара банк форумында хәбәр ителде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың банк системасы халыкның һәм бизнесның ышанычын яулады. Теманы хәбәрчеләребез дәвам итә.
Финанс – исәп-хисап белән бәйләнгән . Төгәл һәм аңлап эш итәргә кирәк.
Халыкара банк форумында катнашучылар, нәкъ шул хакта фикер алышты. Бу иң беренче чиратта, өлешчә мобилизациягә чакырылучылар өчен кредит каникуллары кертү гә кагыла. Белгечләр якын арада уртак фикергә килеп өстәмә мөмкинлек бирүне хәл итәргә тиеш.
Санкцияләр басымы турында сү күп булды. Банк секторы алдында сораулар күп, әмма әзер җаваплар юк. Дөрес, тәкъдимнәр кертелә. Мисал өчен, Татарстан Президенты банк җитәкчелеген кече һәм урта бизнеска активрак кредит бирергә өндәде.
Банк эшчәнлеге төрле, хәтта дөнья финанс системасыннан да үзгә булырга мөмкин. Шуда да карамастан, халыкта иҗтыяҗ бар .Шул сәбәплеТатарстан Россия төбәкләре өчен ислам банкингын сынап карый.
Дәүләт Думасына ислам банкингы турындагы закон проекты кертелгән инде. Аның авторларының берсе-Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов. Ул эксперименталь режим ике елга куелачагы турында сөйләде.
Фикер алышулар вакытында SWIFT системасы, чит ил валютасында дәүләтара түләүләр, «Мир» Россия түләү системасы карталарының ил эчендә һәм чит илләрдә эшләве турындагы мәсьәләләр дә кузгатылды.
Мин ышанам Россия икътисады һәм Россия финанс системасы яңа үсеш дәрәҗәсенә чыга.
Бу фаразлар акланырмы -юкмы икәне форумда катнашучыларга бәйле. Казанда узучы эшлекле чара банк һәм финанс базары белгечләренең дә игътибарын җәлеп итте. Форум 500дә артык кеше катнашты .
Мөршидә Җиһан , Вадим Струминский, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.