Һиҗри исәп буенча сәфәр ае тәмамланып килә. Татарстанның мөселман өммәтендә әлеге айда нинди яңалыклар булды. Бу хакта тулырак Ислам диненең 1100 еллыгына багышланган сәхифәдә сөйләрбез. Сүзне хезмәттәшем Мөршидә Җиһанга бирәм.
Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү хөрмәтле дин кардәшләр!
Бу атнада Татарстан мөфтияте резиденциясендә Төркия дин эшлеклеләренән торган делегация булып китте. Мөхтәрәм кунаклар арасында — Истанбул шәһәренең мөфтие Сафи Арпагуш, , «Айясофья» мәчете имамы Бүньямин Топчуглы Дин эшләре буенча идарәнең тышкы элемтәләр буенча Евразия бүлеге җитәкчесе Салих Гөр бар иде. Дин әһелләре Нәзарәтнең соңгы казанышлары, Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан узган чаралар, Коръән басмалары һәм Татарстан мөселманнары яшәеше хакында аралашты Кунаклар мөфтият эшчәнлеген югары бәяләде.
***
Районда һәр мөхтәсибәт үз эшчәнлеген социаль челтәрләр аша да җәелдрә.Бу юнәлештә Буа мөхтәсибәте беренчеләр рәтендә. Ай саен Буа шәһәре һәм авыллары мөселманнары тарафыннан уздырылган дини чараларны, мәдрәсә эшчәнлеген яктырткан видеожурнллар әзерләнә. Аларның саны 50 дә артып китте.
***
«Хозур» нәшрияты 700 мең данәдән күбрәк тираж белән 300дән артык исемдәге китап бастырды. Аларның яртысыннан артыгы – мөселманнарның китап укучылар җәмгыятендә популяр һәм ихтыяҗ зур булган басмалар.Ә уникаль басма буларак «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә», «Ислам дине: яшүсмерләр өчен», барлыгы унга якын китап чыгарылды.
Җәлил хәзрәт Фазлыев бер вәгазендә “Без дә үзебезне рәнҗеткән кешеләрне гафу итә белергә тиеш. Тәкәбберләнәбез икән, үзебезне Аллаһтан өстен куябыз булып чыга дип яза”. Барыгызга да киң һәм кече күңеллелек теләп бүгенгә саубуллашам. Әссәләмегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү хөрмәтле дин кардәшләр!