26 нчы сентябрьдә Казанның торак йортларына җылылык бирү башлана. Тиешле карарны шәһәр Башкарма комитетында имзаладылар. Ягу сезоны башлану вакыты, һава шартлары белән бәйле рәвештә кичектерелгән иде.Беренче чиратта сәламәтлек саклау объектларын, мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләрен җылылык белән тәэмин итәләр. Әйтик, бүгенгә Татарстан башкаласында 155 мәктәпкә, 341 балалар бакчасына һәм 23 сәламәтлек саклау объектына җылылык бирелде инде. Ә барлыгы респуликаның 37 муниципаль районнарында җылыту сезоны вакытыннан алдан башланды.