Бу ялларда, 24 нче сентябрьдә Казанның аккош күлендә чираттагы гастрономия фестивале узачак. Бәйрәм кунакларын бай эчтәлекле программа – мастер-класслар, ярминкә ,концерт көтә. Фестивалнең төп вакыйгасы булып 10 минут эчендә мең кыстыбый әзерләү буенча рекорд кую булачак дип белдерде оештыручылар.