“Татмедиа” бинасы янындагы скверда керәшен биюе буенча мастер-класс булып узды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
Башкалабыз Казанда керәшен биюе буенча татар телендә мастер-класс узды. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларындагы дәрес бу сезонны төгәлләде. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге спорт һәм иҗади дәресләре Казанда 2021 елда старт алган иде. Быел проект дәвамында барлыгы 10 мастер-класс үтте.Анда хәбәрчебез Динә Нәҗметдинова да булып кайтты.
Чара барышында артистлар перфоманс һәм керәшен биюнең төп хәрәкәтләрен күрсәтте. Биредә теләге булган һәркем керәшен биюнең элементларына өйрәнә алды.
Хәрәкәттә-бәрәкәт проекты Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланып китте. Узган ел барлыгы 14 мастер – класс оештырылды.
Әлеге мастер-класска бик теләп килгәннәр. Керәшен биюнең хәрәкәтләрен кызыксынып өйрәнүчеләрнең саны бихисап, бирегә килүчеләр тын да алмыйча остасларның һәрбер күрсәткән элементын кабатлап бардылар.
“Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты чаралары Казан Мәриясе тарафыннан парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздырыла.
Динә Нәҗметдинова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.