Сәламәтлекне-бар булган ысуллар белән саклыйбыз. Хәзер ул ысулларның тагын берсе барлыкка килде.
Казанда вакцинация пунктларында «ЭпивакКорона» препаратлары кайтарылды. Моңарчы ул пунктларда Спутник Вины тәкдим итәләр иде. «Вакцинация Казан» исемле телеграм-бот кулланучыларга кирәкле вакөинаның булу-булмавын хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, процедураны яшәү урыны буенча поликлиникада үтәргә була.Шулай ук башкалабызның — Җиңү проспектындагы сәүдә үзәгендә, җиденче шәһәр хастаханәсендә төнге вакцинация пунктлары эшли. Үткән атнада Татарстанда коронавирус белән авыру бер ярым тапкырдан артып китте. Ревакцинацияне әлегә республиканың ярты миллион кешесе генә узган.