Казанга Азия -Тын океаны төбәгеннән йөк ташучы беренче поезд килде. Аңа Владивостокта икътисади форум көннәрендә Татарстан Президенты старт биргән иде. Шул ук вакытта транспорт-логистика компаниясе белән килешү имзаланды. Поездны каршылау тантанасыннан безнең махсус репортаж.
Йөк поездын алтынчы сентябрьдә Көнчыгыш-икътисади форумда катнашып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлга озаткан иде, ә 11 көннән соң, Татарстанга 85 контейнерлы йөк поезды килеп туктады.
Контейнерларда — халык куллану товарлары, Кама аръягы зонасы предприятиеләре өчен комплектлаучы, электрон сәүдә сервислары җиһазлары
Контейнер белән йөк ташу тиз булганлыктан, аңа зур игътибар бирелә. Экспертлар бәяләгәнчә, даими контейнерлар җибәрүгә күчү Татарстан предприятиеләре логистикасын 15-25 процентка оптимальләштерергә һәм товарны китерү вакытын ике тапкырга киметергә мөмкинлек бирә
Тимер юл- йөк җибәрүне икеләтә тизләтә, транспорт чыгымнарын 25 процентка киметә.
Безнең федераль региональ автомобиль юллары һәрвакыт хәрәкәттә, машина күп..Күпме юллар төзсәк тә, безгә һәрвакыт җитми. Ә тимер юл аша тиз һәм уңайлы.Шәп.
Поездга төяп мең ярым тонна йөк китерелде. Өстәвенә, Татарстан өчен генә түгел, Идел буе федераль округының башка төбәкләре өчен дә кирәкле җиһазлар. Йөк поездының икенче составында вагоннар да арта. Ә Ерак Көнчыгышка Татарстан товарлары белән беренче поезд октябрь башында юлга чыга.
Беренче рейска әлегә йөк туплана гына. Әмма икенчесенә барын да әзерләп куеп, килгән поездга ук төяүне җайларга уйлыйбыз.
Владивостоктан йөк поездлары айга ике тапкыр килә. Ләкин бу башлангыч кына. Ел ахырына атна саен йөри башлый.
Мөршидә Җиһан. Инна Данилова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.