Ел башыннан Татарстанда 40 меңгә якын кеше диспансерлаштыру узды. Күпчелек очракта, бу 60 яшьтән узганнар. Тикшерү барышында күбесенчә хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шеш, шикәр диабеты, үпкә авырулары ачыкланган. Быел өстәмә рәвештә коронвирус белән авырган пациентлар өчен тирән диспансерлаштыру үткәрелә.
Татарстанда яшәүче һәр 4 кешенең онкология куркынычы бар. Тире, туры эчәк, күкрәк рагы — иң еш очрый торганнары. Катлаулы авыруны башлангыч чорында ачыклауга диспансерлаштыруны үтү ярдәм итә.
Беренче этапта хатын-кызларның күкрәк һәм аналык муенсасы тикшерелә, шулай ук эчәклек белән бәйле анализлар алына, ә ир-атларда сидек юлы һәм туры эчәклек аша кан сарку ихтималы ачыклана.
Башка авырулар арасында-йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы шикәр диабеты, үпкә авырулары. Профилактик тикшеренүләр чирне вакытында ачыклап кына калмый аны вакытында дәвалап котылырга ярдәм итә.
Өй шартларында яисә хастаханәдә ятып авыручылар мәҗбүри медицина иминияте фонды акчалары хисабына диспансерлаштыруны тагын бер кат тирәнтен үтәргә хокуклы. Бары тик дәваланудан соң 60 көн узган булырга тиеш.
Диспансерлаштыруны теләсә кайсы вакытта, шул исәптән кич белән һәм шимбә көнне дә үтеп була. Моннан тыш, ерак бистәләрдә яшәүчеләр өчен терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог кабинетлары булган мобиль медицина комплекслары оештырылган.
Ләлә Зәйнуллина, Диана Дасаева, Иван Худяков, Татарстан яңалыклары.