Быел урып-җыю барышында Татарстан игенчеләре 5 миллион 300 мең тонна ашлык җыйган. Гомумреспублика нәтиҗәсенә Кама Тамагы районы да үз өлешен кертте. Районда яңа уңыш оныннан икмәк пешерәләр, ә терлекчелек хуҗалыклары кышлауга әзерләнә. Кама Тамагы районыннан хәбәрчеләребез репортажы.
Тенеш икмәген халык бик яратып ала. Ашап туймаслык хуш исле икмәкне бистәдә яшәүчеләр генә түгел Апас һәм Югары Ослан районнарыннан да килеп алалар. Бинасы әллә ни зур булмаса да, икмәк төрләре күп. Халык ихтыяҗына карап пешерәбез ди уңган хуҗабикә Миңниса Миңнуллина.
Икмәк, быелгы уңыштан пешерелә. Кама Тамагы игенчеләре Бер гектардан 39 центнер иген суктырды. Алары амбарда, ә 20 мең гектар мәйдандагы рапс һәм көнбагыш культураларын әле җыясы бар. Терлекчеләргә дә эш җитәрлек – бүген сыерларны кышлату өчен терлек азыгы әзерләү бара.
Районда ике зур холдинг һәм фермер хуҗалыклары эшли. Алексей Цыгановның да үз фермер хуҗалыгы бар. Ул берничә ел сөт сату белән шөгыльләнсә, узган елдан ит җитештерүгә күчә. Аның үз сәбәпләре бар ди.
Фермер үсеш өчен барысы да бар дип исәпли. Мең гектар сөрүлек җирләре, техникасы, дәүләт ярдәме программалары . Аларсыз, ферма эше кереме нәтиҗәләре бөтенләй башка булыр иде.
Мөршидә Җиһан Дмитрий Второв, Ленар Хәбидуллин, Татарстан яңалыклары. Кама Тамагы районы.