Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез.
Сүзне карап торган журналларыбызны укудан башлыйк. “Казан утлары”ның сентябрь санында берьюлы ике роман белән танышырга була. Беренчесе Равил Сабырның Татарста Президенты каршындагы телләр буенча комиссия тарафыннан үткәрелгән конкурста җиңүче дип табылган “Фәхрине үтереп ташладылар” романы булса, икенчесен-“Кабул итәсезме?” дигәнен барыбызга да таныш җырчы,баянчы, популяр көйләр авторы,пародияләр остасы, юморист hәм, әлбәттә инде, язучы Алмаз Хәмзин иҗат иткән. Икесе дә бик кызыклы, тормышчан hәм аерылмыйча укый торган әсәрләр.
Шул ук Алмаз Хәмзинның дөньяга карата булган фикерләре, тормыш кагыйдәләре турындагы язманы “Сөембикә” журналыннан да укып була. Шаяру катыш төрттереп, төбенә тоз коеп язылган бу монолог та. Әлеге хатын-кызлар өчен дип чыгарыла торган журналда йотлыгып укый торган тагын бер монолог бар -Ул да булса халкыбызның талантлы композиторы Мәсгүдә ханым Шәмсетдинованың күңел төпкеленнән чыккан “Дөнья буйлап инәй тавышын эзләп йөрим “ дип аталган язмасы. Иҗат кешесенең күңеле нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап бар анда. Әлбәттә инде, гаилә проблемалары, сөю-сөелү, хыянәт-нәфрәт кебек темаларга да язмалар җитәрлек “Сөембикә”дә.
Яшьләр журналы “Идел”дә барысы да яшьләрчә.Монда “Ышанмыйм”,”Әпипә”,”Микулай” кебек фильмнарны төшерүдә катнашкан, клиплар төшерүче буларак танылган режиссер Илшат Рәхимбай турындагы тәфсилле язманы да,бүгенге заманның яшь рәссамы, бигүк аңлашылып бетми торган сюжетлары белән телгә кергән Радик Мусин белән әңгәмәне дә укырга булыр иде.”Без-җырчылар, Илhам Шакиров, Хәйдәр Бегичевларның кем булганлыкларын онытмаска, репертуарларындагы әсәрләрне яңгыратып торырга тиеш”,-дип әйткән милли җанлы җырчы Руслан Закиров дигән исем белән дә шул ук “Идел”дән укып танышырга була. Журналда яшь каләм ияләренең иҗатына да шактый урын бирелгән.
Хәзер газеталарга күчәбез. Сары төсне хуп күрүче “Шәhри Казан” газетасы беренче битенә җиңелчә баш куеп җәлеп итәргә булган үз укучысын. Сүз хатын-кыздан акча сорау дәрәҗәсенә төшкән ир-атлар hәм аларны бу хәлгә китереп җиткергән сәбәпләр турында. Кыскасы, яңа заманның өр-яңа проблемасы.
Газета җитди проблемалардан да читләшеп бетми әлегә. Менделеевск районындагы Турай авылы татар мәктәбен ябу тарихын газета хәбәрчесе барып өйрәнгән. Сәбәбен бик җиңел генә аңлатканнар-мәктәп бинасы авария хәлендә дип табылган. Әйтерсең лә, ул бина әлеге район түрәләренең катнашыннан башка гына шул хәлгә төшкән. Менә шундый заманда яшибез, диясе генә кала.
Безнең илдә үзгәрми торган ике проблема бар.Ашлык уңмаса- бер проблема, ашлык ишелеп уңса-икенче проблема. “Ватаным Татарстан” газетасы менә шул проблеманың икенчесен алгы битенә чыгарып биргән. Татарстанда быел рекордлы иген уңышы җыеп алынуы бер куандырган булса, шул уңышны үстерүчеләргә аның сатып алу бәясе бик түбән булуы тагын шөбхәгә сала. Кыскасы, амбар- тулы,кесә -буш.
Газетадагы тагын бер кызыксынып укый торган язма-Венгриядә танылган татар режиссеры Сәрдәр Таhировский белән әңгәмә. Уйландыра торган, мәгълүмат алып була торган язмаларны укып, дөньяга татар күзлегеннән карап яшәргә язса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!