Бүгеннән башлап, безнең яңалыклар тапшыруында яңа сәхифә чыга башлый. Татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган әлеге проект, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Президент каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Аны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев алып бара. Бүген сүз драматург Кәрим Тинчурин турында. Һәм бу очраклы түгел, чөнки бу көннәрдә Кәрим Тинчуринның 135 еллыгына багышланган чаралар узды.