Әлмәтлеләрнең хыялы чынга ашты. Автомобильчеләр урамының 11 һәм 15 номерлы йортларда яшәүчеләргә өр-яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Өй туен бәйрәм итүчеләр белән хәбәрчеләребез дә күреште.
Социаль ипотека буенча фатир алучылар арасында Лотфуллиннар гаиләсе дә бар. Өч бүләмле фатир өчен беренчел взносны «Татнефть» оешмасы түләгән. Чөнки гаилә башлыгы Ратмир Лотфуллин шунды эшли.
Гаиләнең үз фатиры юк иде. Кулга ачкыч алуга аны ничек җиһазларга икәнен киңәшләшеп тә куйганнар.
Йортлардагы фатирларда Сантехника, газ плитәләре , ут, җылылык кебек уңайлыкларга гаилә җылысы да, балаларның шат авызлары өстәлсә бәхеткә тиенеп яшәү шул була инде.
11нче йортта 285 фатир, күрше 15нче йортта 56 фатир исәпләнә. Алар социаль ипотека программасы кысаларында Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицияләре хисабына төзелде. Яңа йортлар «Татнефть» хезмәткәрләре өчен. Торак комплекс территориясендә якынча 160 кешегә исәпләнгән балалар бакчасы төзү планлаштырылан.
Мөршидә Җиһан, Рената Столярова, Динар Мингазов Татарстан яңалыклары.