Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт комедия һәм драма театры коллективы, бер төркем татар җәмәгатьчелеге Архангель зиратында актер, драматург, режиссер Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга килеп, аны искә алды.
Матәм тәмам булганнан соң татар җәмәгатьчелеге репрессия корбаннары шул исәптән Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салды.