Моннан 30 ел элек, 1992 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасында татар иҗтимагый тормышында иң мөһим институтларның берсе – ТР мөселманнарының Диния нәзарәте барлыкка килде.
Бу истәлекле дата уңаеннан Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтиятнең чишмә башында торган, аның башлангычларын тормышка ашырырга ярдәм иткән һәм республикада ислам үсеше өчен тырышкан һәркемгә – дини эшчәнлек ветераннарына, бүген дә Аллаһ юлында хезмәт куючы имамнарга һәм белгечләргә, Татарстан җитәкчелегенә, дусларга, фикердәшләргә һәм көрәштәшләргә рәхмәтен белдереп гаммәви чаралар аша мөрәҗәгатен юллады.