Буада тагын бер “Үсеш ноктасы” барлыкка килде. Шәһәрнең 2нче номерлы лицее базасында физика, химия һәм биология кабинетлары укучылар өчен үз ишекләрен ачты. Ул “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында эшләячәк. Яңартылган шартлар уку процессына ничек тәэсир итте?
Людмила Егорова лицейда икенче ел эшли. Яңа кабинет ачылу химия укытучысы өчен зур шатлык. Чөнки уку процессын оештыру һәм укучыларны мотивацияләү яңа шартларда уңышлырак бара. Балаларга да ошый.
“Үсеш ноктасы” базасында Мәктәптә фәннәр буенча дәрестән тыш эшчәнлек алып барыла. Түгәрәккә химия белән шөгыльләнергә теләүче унбиш укучы җыелган. Алар күп кенә тәҗрибәләрне өйрәнеп, кунакларга мастер-класслар да күрсәттеләр.
Яңартылган кабинетларда балалар педагоглар җитәкчелегендә тикшеренү эшләре белән шөгыльләнәчәкләр, үз проектларын гамәлгә ашырачаклар. Ә өлкән сыйныф укучылары имтихан тапшыруга әзерләнә алачак.
“Үсеш ноктасы” проекты 2019нчы елдан бирле тормышка ашырыла. Әгәр элек гуманитар фәннәргә басым ясалса, соңгы вакытта технологик базаны яңартуга аерым игътибар бирелә. Яңартылган кабинетлардан тыш, лицей яңа җиһазлар белән тулыланды: заманча микроскоплар, химик реактивлар.
Ә киләсе елда дүрт авыл мәктәбендә “Үсеш нокталары” үзәкләрен ачу планлаштырыла.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.