Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен тапшыру традициягә әверелеп бара. Узган ел Резеда Галимова, Филүс Каһиров һәм Флер Шакировка тапшырылган иде.
Татарстан Мәдәният министрлыгы Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабат кабул ителүен игълан итте. Премиянең приз фонды — 600 мең сум. 200 мең сумлык өч премия – ике вокалистка (ир-ат һәм хатын-кыз) һәм «Халыкчан тавыш» номинациясенә бер премия тапшырыла.
Гариза бирү кампаниясе 15 ноябрьгә кадәр дәвам итә,