Гриппка каршы прививка ясату өчен сентябрь, октябрь айлары иң кулай вакыт, дип саный табиблар. Халыкка җайлы булсын өчен метро станцияләре, сәүдә үзәкләре янында махсус мобиль пунктлар эшли.Тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Халыкны чиратның булмавы, булган очракта да азлыгы җәлеп итә. Шуңа да башкаланың дүрт җир асты станциясе янында кабат мобиль прививка комплекслары эшли башлады. Күпләр комплекслы прививка ясата.
Йортка якын урыннарда вакцина ясату нәтиҗәле ысул. Элек мобиль комплекслар көнгә 200ләп кеше кабул итте. Хәзер дә теләүчеләр ким түгел.
Грипптан «Совигрипп», COVID-19 дан – «Спутник V» вакцинасы , шул исәптән борын аша сиптереп тә ясатырга мөмкин.
Вакцинация өчен полис, СНИЛС һәм паспорт кирәк. Мобиль пунктлар Җиңү Проспекты, Кәҗә бистәсе, Яшьлек һәм Авиатөзелеш проспекты янында урнашкан Эш сәгатьтләре көн саен иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр.
Мөршидә Җиһан, Александр Шмагин. Ленар Хабибуллин. Татарстан яңалыклары.