Сентябрь аеның өченче шимбә көне Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы көне. Шул уңайдан Татарстан телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы музенда булып, әлеге оешманың үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында мәгълумәтләр алып, аралашып, музей экспозициясе белән танышып кайтты. Экскурсияне музей директоры, Илгиз Зарипов үткәрде.
Музейга килеп керү белән, иң беренче чиратта аның зурлыгы шаккаттыра. Шуның кадәр зур бина бүлмәсе, әле бик күп материалларны сыйдыра да алмаган. Музей тематик яктан дистәдән артык бүлекләргә бүленеп оештырылган. Илгиз Нәҗип улы, үзе дә озак еллар шушы өлкәдә хезмәт юлы узган кеше буларак,(ул үткәндә-Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, әлеге музейны оештыруда актив катнашкан, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы тарихын чагылдырган берничә китап авторы) барысын да күрсәтеп, аңлатма биреп, Татарстан Республикасы урман комплексының тарихы һәм хәзерге торышы, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге юнәлешләре, уңышлары, Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше, янгын куркынычсызлыгы һәм саклаучы техник чаралар, мәктәп балалары, яшь буынны урманга сакчыл караш тәрбияләүдәге хезмәтләре, министрлыкны җитәкләгән шәхесләр, династияләр, ветераннар турында сәгатьләр буена сөйләп йөреде.
Дөрестән дә, әлеге музей Татарстан республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы үткән данлыклы юлны күрсәтә, һәрдаим яңадан –яңа материаллар белән тулыланып, баетыла бара. Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.