Мәктәп укучылары көндезге аш тәмен тикшерә. Тәмлеме, юкмы гомумән мәктәп белән бәйле фикерләрен Роспотребнадзор белгечләре көтә. Моның өчен махсус кайнар линия эшли.
Ата-аналар белән аралашуның мондый формасы популяр. Үткән ел мәктәп товарлары сыйфаты буенча кайнар линиягә мең ярымнан артык кеше мөрәҗәгать иткән. Еш кына ата-ана мәктәп киемнәрен кибеткә кайтару кагыйдәләре һәм портфель характеристикалары белән кызыксынган.