Казанда җылылык чорына әзерлек тәмамланып килә. Кайбер объектлар инде җылытыла да башлады. Кисәк суытып җибәрсә торак йортлар җылылыкны кабул итәрлекме? Бу хакта тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Урамда салкынча булса да, өйдә температура 26 дәрәҗә. Чөнки 88 яшьлек әби җылыткыч кабыза, якыннарының җылы карашы д а ярдәм итә.
Анна Чистякованың өстендә җылылык биргәнче киелә торган кием. Яулык, җылы япма, свитер һәм йон оекбашлар. Көзге чор — иң мәкерлесе-өлкән яштә бик тиз салкын тидерергә мөмкин.
Җәйдән көзгә кергән чордагы салкыннарда җылыткычлар һәркем өчен төп ярдәмче.
Казанда җылылык бирү сезоны, опрессовка эшләре тәмамлангач башлана. Хәзер эш һәр районда бетеп килә диярлек.
13 сәламәтлек саклау учреждениесендә вакытыннан алда җылылык бирелде. Исемлек буенча чиратта балалар бакчалары һәм социаль учреждениеләр .Шул исәптән Горький шоссесын реконструкцияләү аркасында газсыз калган Киров районы йортлары да. Җылылык җибәрү чорында кайнар линия телефоннары эшли. Мөрәҗәгатьне «Ачык Казан»системасы аша калдырырга мөмкин.
Мөршидә Җиһан, Айнур Валиәхмәтов, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.