Парламент хәбәрләре — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Икътисад

Парламент хәбәрләре

13.09.2022
Парламент хәбәрләре

Парламентарийларның җәйге каникуллары тәмамланды. Узган атна депутатлар эшчәнлеге нинди вакыйгалар белән истә калды? Парламент хәбәрләре белән сезне Алия Галиуллина таныштыра.

Узган атнаның төп вакыйгасы-Көнчыгыш икътисадый форумы. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Владивостокта булды. Форум безнең республика өчен бик күп карарлар һәм килешүләр китерде. Аның беренче нәтиҗәләре безнең парламентарийлар тарафыннан ничек бәяләнде?

Татарстан өчен иң күәтле проектларның берсе Елга вокзалы зонасында гамәлгә аша.
Яңарыш дулкыны шулай башланды. Башкалабыз Казан белән Саклык банкы арасындагы килешүгә кул куйганнан соң, инвестор проектка ярты триллион сум акча салды.
Әлеге акчага яр буен төзекләндерәләр, торак комплексы һәм порт үзе төзелә. Елга транспорт узелының эчке төзелеше үрнәген Рөстәм Миңнеханов монда, Владивостокта карады.
Бер ел эчендә порт аша 5 миллион тонна йөк, 150 меңнән артык автомобиль уза. Башта аларны бергә җыялар, аннары кирәкле урынарга озаталар – логистика таләбе шундый. Бу тармактагы иң зур компания вәкилләре белән перспективалар турында сөйләшенде инде. Июль аенда алар Казанда булып киткән иде. Сөйләшүләр эчтәлекле дәвам итте.
Порттан Татарстанга Азия-Тын океан илләреннән товарлар белән беренче контейнер поездына старт бирелде.
Элек барлык йөкләр дә Мәскәү аша үтә иде, хәзер 11 тәүлеклек туры юл. Ә Ерак Көнчыгыш диңгез пароходчылыгы тәэмин итү географиясен киңәйтергә булыша. Директорлар советы рәисе Александр Севирилов белән Рөстәм Миңнеханов форумда очрашты. Ул Татарстан өчен бик уңышлы булды. 60 илдән һәм Россиянең үзеннән вәкилләр катнашында 90 нан артык чара узды. Яңа инвестицияләр эзләү, килешүләр төзү өчен уникаль мәйданчык. Татарстан Иркутск өлкәсе белән хезмәттәшлекне киңәйтә. Химик препаратлар, медицина җиһазлары, йөк машиналары өчен запас частьләр китерү өлешендә 2025 елга кадәр юл картасы төзелгән. Хакасия белән дә республика хезмәттәшлек итә. Алар белән хезмәттәшлек килешүе дә бар. Форум-географик чикләр булмаган бердәм мәйданчык. Алар Татарстан өчен дә ачык – Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова белән фикер алыштылар. Хәзер татарстанлыларны Камчатка краенда да көтәләр.
Ерак Көнчыгыштагы сөйләшү йомгакларын Дәүләт Советы депутатлары югары бәяләде. Анда төзелгән килешүләр, билгеләнгән проектлар республика икътисадын киләчәктә үстерүгә этәргеч бирергә тиеш.
Узган атна сәяси һәм иҗтимагый тормыш вакыйгаларына бай булды. Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш илчесе белән очрашты, халыкара мөселман киносы фестивале ачылышында катнашты. Моннан тыш, парламент рәисе «21 нче гасыр лидеры» фестивале финалистларын республика җитәкчелеге исеменнән котлады һәм танылган татар шагыйре һәм парламентарий Роберт Миңнуллинга мемориаль такта ачты.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Матбугат күзәтүе

Матбугат күзәтүе

Җылылык чорына күп калмады

Җылылык чорына күп калмады

Ничек туклануга карап…

Ничек туклануга карап...

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+