Быел Татарстан Конституциясенә 30 ел тула. Документ Югары Совет сессиясендә кабул ителгәннән соң, республика үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Гражданлык инициативаларын һәм парламентарийларны яклау үзәге ярдәмендә, шушы арада «Татарстан Конституциясенә 30 ел тулу-үзеңне тикшерү» дип исемләнгән конкурс старт алды. Һәр татарстанлы сайтка кереп, 10 минут дәвамында тест сорауларына җавап бирә ала.
Әлеге хроника кадрлары парламент диварларында озын-озак Килештерү процедураларыннан соң, халык депутатларының күпчелек тавышы белән кабул ителгән, 30 ел элек булган вакыйгаларны кабат искә төшерә.Еллар узган саен, төп документ белән яшь буын мәктәп укучылары да кызыксына, сыйныф сәгатьләре, викториналар һәм парламент дәресләре уза. Хәзер һәр кеше үзен республика Конституциясе нормаларын белүгә онлайн-тест ярдәмендә тикшерә алачак.
Конституция һәр татарстанлы өчен бик әһәмиятле. Ул республика төзелешенең төп хокукларын һәм ирекләрен, дәүләт хакимияте органнарын формалаштыру системасын һәм тәртибен беркетә.
Шакир Яһудин зур стажлы депутат һәм юрист. Ул Республиканың хәзерге Конституциясен эшләүчеләрнең берсе дә. Тест биремнәрен төзүдә ул да катнашты. Профильле комитет башлыгы, әлегә үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белү берәүгә дә комачауламады дип саный.
Сораулар гади түгел, ләкин җавапларны һәркем белергә тиеш. Татарстанның төп вәкаләтләре, конституцион тезелеш нигезләре, төп норматив документлар һәм дәүләт хакимияте төзелеше. Үзеңне тикшерү өчен сайтта теркәлергә һәм тест сорауларына 10 минут эчендә җавап бирергә кирәк. Бу бер генә тапкыр эшләнергә мөмкин. Җавапларның дөреслеге турындагы мәглүмат һәм сертификат шәхси электрон почтага җибәреләчәк. Бу эш 1 нче ноябрьгә кадәр дәвам итә. Оештыручылар иң күп балл җыйган катнашучыларны билгеләп үтәргә дә җыена.
Чулпан Әмири, Дмитрий Второв, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.