Татарстан юлларында 380нән артык күпер җимерек хәлдә, тагын 104 күпергә капиталь ремонт ясарга кирәк. Күперләрнең начар хәлдә булуының сәбәбе — аларга йөкләнешнең артуына бәйле. Проблема белән хәбәрчебез дә кызыксынды.
Шәһәрләр белән төбәкләрне тоташтыручы артерияләр. Күперләрне җентекләп карап, ремонтлап торсаң, инженерлык конструкцияләре гасырлар дәвамында хезмәт итә ала. Артык йөкләнеш, конструкцияләрнең искерүе, әйләнә – тирә мохитның тискәре йогынтысы-боларның барысы да күперләрнең җимерелүенә китерергә мөмкин. Татарстанның төбәк автомобиль юлларында меңнән артык күпер бар. Шуларның 104е-авария хәлендә, 384е — бөтенләй җимерелгән диярлек. Заманча нормаларга күперләрнең нибары 18 проценты гына туры килә.
Башка төбәкләрдә күперләр җимерү тагын да авыррак нәтиҗәләргә китерде. Амур өлкәсендә тимер юлга эстакада белән бергә аның аша үткән йөк машинасы килеп төшә. Мордовиядә дә бер күпер җимерелә. Башкортстанда-күпер җимерелеп, тимер юл аша юл өлешчә яраксыз хәлгә килә. Хәзер транспортны контрольдә тоту буенча бурычлар ЮХИДИ һәм Ространснадзорга йөкләнгән. Татарстанда аларга тиешле җиһазлар бирүдә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе ярдәм итә. Билгеләнгән параметрларны арттырган өчен җәза каралган.
Эльмира Исмәгыйлова, Татарстан яңалыклары.