Бүген Казанда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча йортларда яшәүчеләр белән иҗтимагый очрашулар башлана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылган «Безнең ишегалды» республика программасы дәвам итә. Бүген Идарәче компанияләр, район хакимияте вәкилләре, архитекторлар халык белән очраша. Бергәләп 2023 елда төзекләндерелергә тиешле ишегаллары сайлана .Исегезгә төшерәбез, программа 2020 елда старт алды. Узган 2 ел эчендә шәһәрнең 900гә якын йорт яны территориясе тәртипкә китерелгән.