9 сентябрьдә, Казанның «Курган» җеназа комплексы территориясенең өченче аллеясендә танылган татар язучысы һәм драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әхәт Гаффарга (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаровка) кабер ташы куелды. Безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов тә әлеге чараны күреп кайтты.
Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына узган гасырның җитмешенче елларында «Әҗәт» хикәясе белән килеп керә. Килеп керә дә үзенең тынгысыз каләме белән гомере буе иҗатка тугрылыкка булып кала: укучыларын күп санлы хикәя-повестьлар, романнар, шигъри үрнәкләр һәм дистәдән артык пьесалары белән сөендерә.
Әхәт Гаффар тумышы белән иҗат әһелләрен мулдан биргән Балык Бистәсе төбәгенең Олы Әшнәк ав Чарада мәдәни җәмәгатьчелек, дин әһелләре, Әхәт Гаффарның туганнары катнашты. Кабер ташы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды тарафыннан, аның рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров йөкләмәсе буенча урнаштырылды.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин Тататарстан яңалыклары.