ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казандагы аз керемле гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә бер сәгать эчендә 1,5 тонна гошер сәдакасын таратты.
Алексеевск мөхтәсибәтеннән китерелгән азык-төлек ярдәмен барлыгы 35 гаилә алды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.
Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда 577,33 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.