Әкият, риваять үрнәкләре, үзенчәлекле халык уен коралларының аһәңе, яшәешнең мәңгелек кыйммәтләре. Башкалабыз тамашачылары далада урнашкан ил халкының музыкаль үрнәкләре белән танышты.
Казахстан мәдәнияте көннәрендә Муса Җәлил исемендәге академия опера һәм балет театрында сәнгать осталарының гала-концерты узды. Казан тамашачылары алдында Казахстанның атаклы домра, кюйша осталары, иҗат коллективлары чыгыш ясады.. Курмангазы исемендәге халык уен кораллары оркестрының чыгышы бизәк өстенә бизәк булды. Сәхнәдә казах, чит ил композиторларының классик һәм хәзерге заман әсәрләре яңгырады.
Шулай ук опера һәм балет театры фойесында Казахстан рәссамнарының картиналар күргәзмәсе оештырылды – экспозициядә барлыгы 28 әсәр тәкъдим ителде.
Казахстанның Россиядәге мәдәнияте көннәре барышында шулай ук, Әстерханда мәдәни-мәгариф чаралары узды. Казахстанның Россия Федерациясендәге мәдәният көннәре Мәскәүдә тәмамлана.