Мәдәниятләр төрлелеген янә күрү мөмкинлеге бар. Шимбә көнне Казанда сигезенче тапкыр этноконфессиональ фестиваль уза.
Оештыручылар программаның нечкәлекләре турында матбугат конференциясендә сөйләде. Программада: үзенчәлекле чыгышлар, күргәзмәләр, җиде сәгать дәвамында милли аш-су белән сыйлану. Халык киемнәре парады да оештырыла. Фестивальдә 15 мең кешенең катнашуы көтелә. Махсус чакырылган башкаручылар арасында Фирдүс Тямаев һәм Самараның Волга Фолк Бэнд иҗат коллективы була.