Самолетлар төзүдә яңа офыкларны ачу өчен, Казан авиация заводы хезмәттәшлекне арттыра. Якындагы ике елда завод алдына 7 яңа самолет җыю бурычы куелды.
Аэрофлот белән Ростех килешүендә шулай язылган, компанияләр төркеменә Казан заводы да керә. Авиатөзелеш корпорациясе 2030 елга ил буенча 339 очкычны авиапассажирлар йөртүчеләргә тапшырырга йөкләмә ала, шуларның 40ы – ТУ-214 самолеты. Завод гражданнар авиациясендә үз урынын булдырырга җыена. Чит ил самолетлары урынына үзебезнекләрне эшләп чыгару күпкә отышлырак.
Заводка авиация корпорациясе директоры Юрий Слюсарь килгән вакытта, Ту-160 очкычлары турында фикер алышынды. Әлеге очкычларның беренче партиясен җитештерү быелга планлаштырылган иде. Шулай ук
техник җиһазларны заманчалаштыруга. яңа цехлар ачуга зур игътибар бирелде.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ерак көнчыгыш форумында заводны алга этәрүдә яңа максатлар булуын билгеләп үтте. Елына 20шәр ТУ-214 очкычын җыю мөмкинлеге бар, дип белдерде. Бу планлаштырылганнан берничә тапкырга күбрәк, димәк, республика заводының авиация өлкәсендә офыклары киңәя.
Эльмира Җәләева, Татарстан яңалыклары.