24 сәгать эчендә ипотеканы рәсмиләштерергә мөмкин. Росреестрда шундый тизлек белән күчемсез милек залогын электрон формада теркиләр. Гадәттә бу эш биш-җиде көндә башкарыла.
Росреестрда проектны гамәлгә ашыруның беренче елына йомгак ясадылар, аны Татарстанда узган елның сентябрендә керттеләр. Тизләтелгән программа буенча егерме дүрт меңнән артык шундый ипотека — нигездә, фатирларга һәм торак йортларга теркәлгән инде.