Безнең телерадиокомпания һәм Русфонд хәйрия җәмгыяте авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итәләр. Бу юлы церебраль паралич диагнозы куелган сигез яшьлек Даниил Петровка ярдәм кирәк. Аның гаиләсе безгә бер елга дәвалау өчен акча җыюда ярдәм сорап, мөрәҗәгать итте.
Даниил Петров балалар җырларын тыңларга, мультфильмнар карарга, әнисе белән уйнарга ярата. Ләкин хәрәкәтсез тыныч уеннар гына уйный. Ашказаны проблемалары сәбәпле, малайның гәүдәсе чандыр, авырлыгы бик аз. Һәр хәрәкәт аңа зур авырлык белән бирелә.
8 яшьлек Даниил сөйләшә, утыра, йөри алмый. Аның төп диагнозы-церебраль паралич. Ашкайнату белән дә авырлыклар бар. Даими тернәкләнүдә булу, белгечләргә еш килү хәлен беркадәр яхшырта. Терапия чаралары, дәвалау физкультурасы, массаж, дөрес туклану кирәк.
Дәвалау туклануыннан башка Даниилның авырлыгы артмый. Эч авыртуларын авыр кичерә. Махсус тукланырга кирәк. Бер еллык туклану катнашмасының бәясе югары – 292 мең сумнан артык. Без балага бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәрергә кирәк. Бер хәбәрнең бәясе – 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ангелина Морозова, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.