Көз – йогышлы авырулар таралу чоры. Ковид та кабат көчәеп бара. Әлеге авырулардан ничек сакланырга, кайчан прививка ясатырга, авыру билгеләре булса, беренче чиратта нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры шушы көнүзәк актуаль темаларга багышланды. Идел буе Федераль округының баш фтизиатры, профессор Равил Вәлиев барысы турында да тәфсилләп сөйләде. Радиотыңлаучыларның йогышлы авыруларга бәйле сорауларына җаваплар бирде. Без дә студия кунагына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.