Чаллыда яшәүче пенсионер Илдус Низамов тәгәрмәчле йорт корырга тәвәккәләгән. Ул ясаган беренче йорт кечерәк булса да, сәяхәт итү өчен уңайлы, җайлы булып чыккан. Хәзер тәгәрмәчле йортта хатыны белән бергә ил буйлап сәфәргә чыга. Беренче булып Анапага, диңгез буена барып кайтканнар.
Илдус Низамов тәгәрмәчләрдәге йортның барлык нечкәлекләрен, уңайлыкларын үзе уйлап тапкан, үзе ясаган. Кайбер өлешләрен иске автомобильләрдән алган. Пенсионерның беренче тәҗрибәсе бик уңышлы чыккан.
Көпчәкле йорт сәфәргә чыгу өчен уңайлы, җайлы. Ике карават куйган, газ плитәсе. савыт-саба юарга була Раковина, хәтта телевизорга кадәр бар. Тәгәрмәчле йортта пенсионер хатыны белән Анапага барып кайткан инде.
Пенсионер ир моның белән генә чикләнмәскә ниятли. Киләчәктә тагын да зуррак, иркенрәк тәгәрмәчле йорт ясарга җыена.
Диана Дасаева, Руслан Бикмөхәммәтов, Татарстан яңалыклары, Чаллы.