Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Бүген башкалабызда 18нче Казан халыкара мөселман киносы фестивале башлана. Фестиваль тамашачыларга шәһәрнең тугыз мәйданчыгында конкурс һәм конкурстан тыш программалар тәкъдим итәчәк.
11нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк фестиваль кысаларында тамашачыларны фильмнарның режиссерлары һәм актерлары белән иҗади очрашулар көтә, алар шулай ук киноиндустрия өлкәсендәге күренекле шәхесләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алачак. Без исә бүген студиягә әлеге фистивальгә үзенең фильмын тәкъдим иткән артист hәм режиссер Розалия Зәкиеваны hәм сценарий авторы шагыйрь Рифат Сәлахны чакырдык.