Казанда 21 нче гасыр лидерларын сайлыйлар. Башкалбызда балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары һәм җитәкчеләренең Бөтенроссия конкурсы ачылды.
Алда-конкурс сынаулары. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул иҗади идеяләрне һәм проектларны тормышка ашыруда уңышлар теләде.